ТАТ РУС ENG

Тәүлек

Иртә дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала, урамнар,
Кырлар, якын урманнар;
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды,—
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
Төтен төсле, җирдән дә
Күтәреләдер томан;
Нинди вакыт бу вакыт,
Беләсеңме, и туган!
Бу вакытта йорт саен
Кайный самавыр һаман;
Чәйнекләрдә пешмәктә
Чәй — фирмасы «Караван»!
Өйдә хуш ис чәчелгән,
Һәркем күңле ачылган;
Нинди фирма чәе бу! —
«Караван»дыр, «Караван!»
Көн уртасы шәһәрдә
Гадәтчә шау-шу, тавыш;
Җанлылык бар һәр җирдә,
Селкенү, йөгрү, кузгалыш.
Ашыкмакта һәркем дә,
Артыннан куган төсле;
Барчасы бергә шунда —
Бай, ярлы, эшсез, эшле.
Кайный тормыш, туктамый –
Әйтерсең каты буран;
Шул арада тагын да —
Мәшһүр фирма «Караван».
Чәе исләргә төшеп,
Халык эшне ташлыйлар;
Тәмле-тәмле сөйләшеп,
Чәй эчәргә башлыйлар.
Кич. Аз-азлап тынлана
Шаулап торган бу кала;
Арып-талып юнәлә
Һәркем рәхәткә таба.
Кояш мәгърибкә китә;
Тәмле хуш исле һава
Күңелләрне хуш итә,—
Була җаннарга дәва.
Каплый җирне, тагын да
Түшәлә башлый томан;
Бу вакыт ял иткәндә
Эчәләр чәй «Караван».
Чәен эчә, ял итә,—
Рәхәт таба арганнар.
Һәрберсе дә үзләрен
Михнәттән коткарганнар.
Төн. Ай күктән караган,
Йолдызлар да парлаган;
Ялт иттергән каланы —
Ай нуры алтынлаган.
Халык сүнгән, йоклаган;
Тәннәрдән чыккан «рәван».
Эчә бунлар төштә дә…
Чәй — фирмасы «Караван».
Алданмаска ляземдер,
Аерып акны карадан;
Шаять, инде мәгълүмдер:
Нинди фирма «Караван»!

 

Мәшрикъ — көнчыгыш.
Ляземдер — тиештер.
Мәгъриб — көнбатыш.
Парлаган — яктырган.

(«Тәүлек». «Бәянелхак» газетасы чыгарган «Мәгълүмат» (1908) исемле игълан-рекламалар җыентыгында «Каравай» чәй фирмасының рекламасы рәвешендә имзасыз басылган. Шигырьнең баштагы өч строфасы бераз үзгәртелеп һәм:
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә,
дигән юллары өстәлеп,
«Иртә» исеме астында Г.Тукайның «Күңел җимешләре» исемле җыентыгында (Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911)
аерым шигырь итеп басылган. Беренче тапкыр икенче Дүрттомлыкның 1 нче томына кертелгән.
«Тәүлек» шигырен әдип һәм галим Нәкый Исәнбәт (1899 — 1992) «Казан утлары» журналының 1966 елгы 4 нче санында искәрмәләр белән бастырып чыгара.
Текст «Мәгълүмат»тан алынды.
Тукай әлеге шигырен «Күңел җимешләре» (1911) исемле китабының тышлыгына «Берничә сүз» исеме белән мәкалә урнаштырылган, анда түбәндәге юллар бар: «Габдулла әфәнденең шигырьләре, аларның әдәбиятымыз эчендә алган мөхтәрәм урыннары тугрысында сүз сөйләп тору гаммәгә мәгълүм булган бер хакыйкатьне тәкърар булыр иде.
Халкымыз тарафыңдай хосусый бер игътинаэ вә хосусый бер шок белән укыла торган бу шигырьләр, эчләрендәге милли аһәң, милли хиссият, милли гармонияләре белән күптән инде татарның йөрәгенә тирән бер эз калдырып киләләр. Кавагыйде әдәбия җәһәтеннән нәзым вә шигырьләрне аерырлык хәлгә һаман әле килеп йитмәгән халкымызның да төрле гонваннар астында нәшер ителә торган әллә никадәр нәзым мәҗмугалары белән Габдулла әфәнденең шигырьләрен саташтырмавын хәтеремезгә алсак, бу шигырьләрнең татар күңелендә никадәр тирән хис калдырганлыгын тугры тәхмин итәрмез. Шулай, Габдулла әфәнденең гомуми шигырьләренә вә аларның әһәмиятенә даир сүз сөйләп торырга хаҗәт юк. Фәкать бу «Күңел җимешләре» мәҗмугасындагы бер хосусият аерым игътибарны җәлеп итәдер. Габдулла әфәнде мәҗмуганың иң өске бер йиренә: «Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!» дигән девизын язып куя да, шул юлны тәгькыйб итеп китә: күңел чынлап та яна, чынлап та сызлана. Ул әүвәл эзләнеп карый, ниһаять, бер тынычсызлык һәм гасабилык белән тормышның кадагын, иң мөһим нурлы бер почмагын табарга тырыша.
Бу шигырь турында Вафа Бәхтияров түбәндәгечә яза: «Тукай үзенең тормышындагы кайбер хаталарны искә төшереп… шул вакыттагы «Кәрван» чәй фирмасының чәйләрен мактап язган шигырен күрсәтә иде. …Бу шигырь өчен Тукай «Бәянелхак» идарәсе аркылы егерме биш сум акча да алды». (Тукай турында истәлекләр. Казан, 1986. 80 б.)
Тәннәрдән чыккан «рәван»… — монда «тир чыгу» мәгънәсендә, киная. Рәван җан — төш күргәндә тәннән чыгып йөри торган җан дип ышанудан гыйбарәт мифик төшенчә.
Игътинаэ — әһәмиять, игътибар бирү.
Кавагыйде әдәбия — әдәби кагыйдәләр.
Гонваннар — исемнәр.
Тәхмин итәрмез — чамаларбыз.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

Комментарий язарга


*