ТАТ РУС ENG

Төрекчәдән («Кайсы тир…»)

 

***

Кайсы тир кем тирләсә — җанкәм яңагыннан чыга,
Сәлсәбил шул инде, бел: фирдәүси багыннан чыга.

«Ник ошатасың аны оҗмахка, син — «кяфер!» диләр, –
Бер колагымнан керә дә бер колагымнан чыга.

 

(«Төрекчәдән («Кайсы тир кем…»)».— «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган.
Текст шуннан алынган.

Сәлсәбил — дини мифология буенча, җәннәттәге татлы сулы чишмә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*