ТАТ РУС ENG

Тормыш


Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми;
Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?

Бу тормыш кем белән туктар талаштан?
Сугыш син һич тә армас-туктамастан.

Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез,
Көрәшкәнне җиңалмый ул каберсез.

Көрәшмәк куркыныч: күп хәлләре бар,
Вәли, җиңгәч, ганимәт маллары бар.

Канечкеч ул вә ерткыч юлбарыстан;
Качармы юлбарыстан бер арыслан?

 

*


Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,
Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.

Көрәш угърында ар, тал, тирлә, имгән;
Өмид итмә булышмакны ләимнән.

Әгәрчә зәррә мыскал һиммәте бар,
Аның артында тау-тау миннәте бар.

Сәгадәт талына менсәң — үзең мен;
Ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.

Димәс һичкем: «Минем аркамда менде,
Хәзер җүнләп сәлам дә бирми инде!»



Вәли — шулай да.
Ганимәт маллары — сугышып   алына   торган  маллар,   трофей.
Угърында — юлында.
Ләим — саран, түбән җанлы кеше.
Һиммәт — яхшылык,   ярдәм.
Миннәт — мактанып сөйләү.

(«Тормыш«.  «Әлислах»ның 1908 елгы 13 июль (37 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Комментарий язарга


*