ТАТ РУС ENG

Улмы? — Ул…

Ул зыялыдыр, беләмсез: мәгърифәт, хикмәт сата;
Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә — ак яка.

Шәп сикергечтер үзе, нәкъ тастымалы тансаның;
Ул аяклар, мин сиңайтим, «траттата да траттата!»

Бер тарафтан бер гәзит тулган аның статьясы,           
Чүпләнеп аннан да моннан төрле-төрле сафсата…

 

(«Улмы? — Ул…» Улмы? — Ул… «Әлислах»ның 1908 елгы 23 сентябрь (46 нчы) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Габдулла Тукаен диваны»на (1908) кертелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынгаан.
Бу шигырьнең язылу тарихы турында Тукай һәм Әмирханның дусты, «Әлислах»ның рәсми мөхәррире Вафа Бәхтияров (1881-1960) түбәндәгеләрне әйтә: «…»Бәянелхак» (Тукай «Бәянел шап» дип атый иде) газетасының секретаре, шул вакытларда көчәнеп язган, шагыйрь булырга йөргән һәм яшьләр арасында яхшы танцевать итүе белән танылган Рәкыйб Рәкыйби (1887-1963) турында Тукай үзенең «Улмы? — Ул…» шигырен яза». (Совет әдәбияты. 1945. № 3-4. 50 б. ) «Бәянелхак»та Рәкыйповның Г.Тукайга, Ф.Әмирханга, Г.Камалга карата көнчелек, үчлек белән язылган «фельетон»нарын да очратырга мөмкин. «Улмы? — Ул…» сатирик шигыренә З.Бәшири дә «Ул дисезме?» («Чүкеч». 1909. № 63.) памфлетын бастырып чыгара. «Чүкеч»нең 1908 елгы, 15 март (42 нче) санында «Сөальләр» бүлегендә Рәкыйб Рәкыйбинең бу сыйфатларыннан көлгән түбәндәге язма да бар: «Казанга килгәндә 5 тиенлек эшләпә, билендә 22 тиенлек каеш булып, үзенең «Сарай» нумерасына түләргә акчасы булмагач, «Бәянелхак» мөхәрриренең тарелкасын ята-ята ялау сәбәпле, «Сарай» нумерасының бәласеннән котылып, ярты аршын биеклегендә яка киеп, әдәбият кичәләрендә, дележур булып, үзе белән танцевать итүче кыз булмагач, биючеләрнең биюне бүлеп, музыканы туктатып, халыкның: «Син музыканы туктатасың? Бию тәмам булмаган бит, — дигән сүзенә каршы «Тот не ваше дело», — диючене кем диләр». (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).



 

Комментарий язарга


*