ТАТ РУС ENG

Вак-төяк


(Пушкиннән)


Бу дөньяда, табигыйдер, кеше буш булмый дошманнан;
Шулай ансы; вәләкин, и Ходаем, сакла дустлардан!

 

(«Вак-төяк». — «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Газетада «Шекспирдән («Китә рәхәт…»)» шигыре белән бергә бирелеп, бер имза астында нәшер ителгән. «Габдулла Тукаен диваны»на (1908) кертелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Тукай А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романындагы

Врагов имеет в мире всяк,
Но от друзей спаси нас, боже! —
дигән ике юлны иҗади тәрҗемә иткән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*