ТАТ РУС ENG

Ай һәм Кояш


Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
— Торыгыз! — ди, — уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.



Уяндисә — уянды исә.
Мәгърибкәчә — кояш баткангача.

(«Ай һәм Кояш». «Балалар куңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 15» дип куелган.
Текст «Балалар күңеле»ннән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*