ТАТ РУС ENG

Арба, Чана, Ат


Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана;
Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.

Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен:
Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».

«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана.
 Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:

«Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай,
Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай.

Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә:
Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»


Мәзлум — кимсетелгән, рәнҗетелгән.

(«Арба, Чана, Ат». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Тик 1985 елгы басмада шигырьнең өстән 6 нчы строфасындагы «катышып» сүзе «кушылып» дигән сүз белән алыштырылган. Язылу датасы кулъязмада «1909» диелгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*