ТАТ РУС ENG

*** («Бунларның берсе — үз анасы…»)


           ***

Бунларның берсе — үз анасы,
Ләкин үзенә булыр микән баласы?

 

(*** («Бунларның берсе — үз анасы…»). — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) саны тышлыгының беренче битендә рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Рәсемдә: итәгенә «Австрия» дип язылган гаскәри. Аның кулында бала, анысына «Босния» дип язылган. «Босния»нең уң аягыннан — «Төркия», сул кулыннан «Сербия» тарта. Аска әлеге икеюллык урнаштырылган. Беренче тапкыр Н.Исәнбәт «Казан утлары» журналының 1966 елгы 4 нче санында бастырып чыгара.
Текст «Яшен»нән алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



Комментарий язарга


*