ТАТ РУС ENG

Чыршы


Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сәхра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Сөз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

 

(«Чыршы». — «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

 

Комментарий язарга


*