ТАТ РУС ENG

Дәүре галәм

Йосыб китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләп китте,
Рәшитнең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте.
Дәүре галәм — дөнья гизү, дөнья әйләнү.
(«Дәүре галәм». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «һөҗүвият» (һөҗүвият — сатира-юмор) дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. Тукайның үзе исән чакта басылып чыккан җыентыкларына кертелмәгән. Текст «Яшен»нән алынган.
Йосыб китте сәяхәткә… — Йосыф Хәсән улы Акчура (Акчурин, Акчура угылы; 1876-1935), журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Сембер губернасы сәнәгатьчеләре Акчуриннар нәселеннән. 1904-1908 елларда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта. 1908 елда ул Төркиягә китә, Истанбул шәһәрендә төпләнеп, журналистлык һәм җәмәгать эшчәнлеген дәвам иттерә. Тукай монда Й.Акчураның Төркиягә китүенә ишарәли.
Рәшит икенчеләп китте… — Габдрәшит Гомәр улы Ибраһимов (1853-1944), җәмәгать эшлеклесе, нашир, язучы, публицист. Матбугатта Рәшит казый буларак та билгеле. 1907-1908 еллар тирәсендә аның Япониягә сәяхәткә китүе мәгълүм. Япониягә сәяхәте уңае белән язылган «Дәүре галәм» («Дөнья әйләнү») исемле 160 битле истәлек 1909 елны Казанда басыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*