ТАТ РУС ENG

Гаилә тынычлыгы


Әгәр булсын дисәң, бер йорт эче шау-шу вә җәнҗалсыз:
Ире булса сукыр, ул җитми, — булсын һәм хатын телсез.

 

(«Гаилә тынычлыгы». — «Яшен»нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган, аннары «Яшен ташлары»на кертелгән.
Соңгы юлдагы «…булсын һәм хатын телсез» дигән сүзләр «Яшен»дә «…булсын хатыны телсез» дип бирелгән.
Текст «Яшен ташлары»ннан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

Комментарий язарга


*