ТАТ РУС ENG

Гашыйк


Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, —
   
Ул, шулайтеп, халәте рухын яшермәкче була.

Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;
   
Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын!

Ул шаярганда, кисәктән, керсә җанаш каршына,
   
Гашыйкым җитдиләнә, шундук уеннан тартына;

Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре,
   
Әллә нинди көчтән астка салынадыр күзләре.

Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,
   
Хәзрәте Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.

Нишләсен, җанаш хозурында аңар лязем намаз,
   
Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.


Халәте рухын — рухи халәтен.
Хозурында — каршында.
Лязем — тиешле.

(«Гашыйк». – «Әлислах»ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. 11 нче юлдагы «җанаш» сүзе «Әлислах»та «җанкәй» дип бирелгән.
К.Бәкер үзенең бәяләмәсендә бу шигырьне «Тукаевның иң муаффәкыятьле вә тәкъдир ителергә тиешле булган» әсәрләр рәтендә саный… Аныңча, «Без бу шигырьләрне укып, бөтен татар дөньясындагы укучылар белән хиссиятләремезне уртаклаша аламыз» (Йолдыз. 1909. 2 декабрь.).
Текст «Әдәбият»тан алынган.
Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына. — Коръәндә язылганча, Синайдагы Тур тавы башына Аллаһы Тәгалә белән күрешергә килгән Муса пәйгамбәр Тәңредән бер генә мәлгә йөзен күрсәтүен үтенә. «Күзең чагылып сукыраерсың», — дип кисәтә Аллаһы Тәгалә тавышы; ләкин, бик үтенгәч, кыска бер мизгелгә йөзен ачса, Муса пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә нурына чыдамый, һушы китеп егыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 



 

Комментарий язарга


*