ТАТ РУС ENG

Гласный


Качан ләкте мина бу язгы сайлауда гласныйлык,
Югары мәртәбә килде — олугълык һәм дә важныйлык,

Керештем әһле ислам файдасын саклар вә якларга,
Яңа көч берлә башладым гырылдарга вә йокларга.

 

(«Гласный». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Һөҗүвият» дигән гомуми баш астында имзасыз басылган. Тукайның үзе исән чакта чыккан җыентыкларына кертелмәгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
Тукай бу шигыре белән «Чәйче Шәмси» дип йөртелгән кадимче бер байның Казан шәһәр думасына гласный (әгъза) булып сайлануыннан көлә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



Комментарий язарга


*