ТАТ РУС ENG

*** («Хайлыйм, хайлыйм хайларга…»)


        * * *

Хайлыйм, хайлыйм хайларга, без керештек байларга.
Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга.

Яшенче дип әрлибез, доносчы дип хурлыйбыз;
Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз.

 

(*** («Хайлыйм, хайлыйм хайларга…»). — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Текст «Яшен»нән алынган.
Рәсем-карикатурада Казан сәүдәгәре, «Бәянелхак» газетасы нашире Ә.Сәйдәшевкә охшатып ясалган портрет. Янына «Нашир әфәнде» дип язылган. Уң ягында тузган чәчле баш. Кырыена «Музей сторожы» диелгән. Сул ягында хатын-кыз башы. Кырыена «Мәрьям илә җырлый» дип куелган.
Рәсем һәм җыр түбәндәге хәлләргә ишарәли. Татар эсерларының Казанда чыккан «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» газеталары патша хакимияте тарафыннан туктатылганнан соң, сәяси эшчәнлеге өчен бер ай төрмәдә утырган шагыйрь С.Рәмиев, бөтенләй эшсез калып, «Бәянелхак» редакциясенә хезмәткә керә. Ул вакытта инде «Бәянелхак»ның кушымтасы гына булып калган «Казан мөхбире» газетасында С.Рәмиев бер төркем яшьләр белән, «Уен-көлке музее» һәм «Без» исемле көлке сәхифәләре оештырып, «Музей сторожы», «Музей сторожы Тимербулат» һ.б. псевдонимнар астында «Яшен» һәм яшенчеләргә, «Әлислах» һәм ислахчыларга каршы юнәлдерелгән мәкалә-фельетоннарын, шигырьләрен бастыра.
Тукайга С.Рәмиевнең әлеге гамәлләре бер дә ошамый. Ул аны кайда гына күрсә дә, әлеге шигырьне җырлап, хурлый торган була.
Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга. — 1906-1914 елларда Казанда нәшер ителгән «Бәянелхак» газетасын чыгаручы нашир-мөхәррир Әхмәтҗан Сәйдәшев турында әйтелә.
Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз. — Шагыйрь С.Рәмиев яхшы җырчы да була. Аның граммофон пластинкасына берничә татар көен яздырганлыгы билгеле. Мәкәрҗәдәге зур рестораннарда Мәрьям Искәндәрова белән бер-ике дуэт та җырлаганнар. Шигырьнең соңгы ике юлы шуңа ишарә булса кирәк.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*