ТАТ РУС ENG

Хәзерге өйләнүчеләр

 

Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:

«Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», — диләр анлар.

 

Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,

Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

 

(«Хәзерге  өйләнүчеләр». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «һөҗүвият» дигән гомуми баш астында имзасыз басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынды. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*