ТАТ РУС ENG

Ике кояш

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, —    
Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:          
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

 

(«Ике кояш». «Мәдхия» исеме белән бу шигырь беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томында (1930) басылган.
Шигырь беренче татар профессиональ актрисасы, режиссер, «Нур» труппасын оештыручы, ТАССРның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1885-1974) Татарстан Республикасы Милли архивында саклана торган альбомына кертелгән. Тукайның үз кулы белән язылган әлеге кулъязмасында шигырь «Ике кояш» дип атала, язылу датасы 1909 дип күрсәтелгән.
Текст альбомнан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).



 

Комментарий язарга


*