ТАТ РУС ENG

Ике юл


Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү.

 

Синең кулда: теләрсәң — мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

 

(«Ике юл». – «Яшен»нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Икенче юлдагы «гыйлем» сүзе «Яшен»дә «белү» дип бирелгән. Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

Комментарий язарга


*