ТАТ РУС ENG

Исемдә

(Русчадан)
Исемдә: курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар,
Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар;
Исемдә һәм эчемнән көткәнем якты бәхетләрне,
Теләп яшерен генә рәхәт, сәгадәтле вакытларны;
Исемдә, иң элекке саф мәхәббәт дәрте кузгалгач,
Илаһи бер тәләззездән беренче кәррә тамган яшь;
Яратканым, канымның көйгәне, хәсрәтлә янганым,
«Сөям!» дип әйткәнем, шунда кызарганым, оялганым.
Заман кичте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын;
Кызу сүнде йөрәктә, мәңгелеккә инде ул салкын.
Тыныч калды йөрәк, шау-шу вә гаугадан тәмам тынды;
Моңаеп тибрәнә тик бер тәхаттырдан гына инде.

Гафифанә вә мәгъсуманә — саф һәм гөнаһсыз.
Тәләззез — ләззәтләнү.
Кәррә — тапкыр, кат.
Хәсрәтлә — хәсрәт белән.
Тәхаттыр — истәлек, хәтергә төшерү.

(«Исемдә». «Әлислах»ның 1909 елгы 21 апрель (66 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
Әсәргә төшермәдә: «Бу шигырьне Габделлатыйф Мостафин тарафыннан телемезгә тәрҗемә кыйлынган русча бер пьесада күптән түгел генә гыйффәтен җуйган бер кыз үзенең бәхетле заманнарын сагынып җырлый. Пьеса басылып чыккач, анда укылса, тәэсире артыграк булыр», — дигән искәрмә бирелгән. Бу пьеса «Йиңел хезмәттә» дигән исем белән шул ук елда Казанда И.Н.Харитонов матбагасында басылып чыккан. «Русчадан сюжет алынды» диелгән. Тәрҗемәчесе Ләтыйф Мостафа дип күрсәтелгән. «Исемдә»не пьесаның төп герое Гайшә җырлый. Төшермәдә «Бу шигырьнең мөтәрҗиме мәшһүр шагыйремез Г.Тукаев» дигән сүзләр бар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*