ТАТ РУС ENG

Карлыгач


Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул, — бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен, —

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

 

(«Карлыгач». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган.
Кулъязмада язылу датасы «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән.
Балаларга багышланган бу әсәр рус язучысы И.С.Никитинның (1824-1861) «Гнездо ласточки» шигыреннән файдаланып язылган. Тукай Никитиндагы су тегермәне, андагы исерек тегермәнче турында сөйләгәннәрне төшереп калдыра да фәкать карлыгачның яшәү рәвеше хакында җентекле мәгълүмат бирә.

Гнездо ласточки

Кипит вода, ревет ручьем,
На мельнице и стук, и гром,
Колеса–то в воде шумят,
А брызги вверх огнем летят,
От пены-то бугор стоит,
Что мост живой, весь пол дрожит.
Шумит вода, рукав трясет,
На камни рожь дождем течет,
Под жерновом муку родит,
Идет мука, в глаза пылит.
Об мельнике и речи нет.
В пыли, в муке, и лыс, и сед,
Кричит весь день про бедный люд:
Вот тот-то мот, вот тот-то плут…
Сам, старый черт, как зверь глядит,
Чужим добром и пьян, и сыт;
Детей забыл, жену извел;
Барбос с ним жил, барбос ушел…
Одна певунья — ласточка —
Под крышей обжилась,
Свила-слепила гнездышко,
Детьми обзавелась.
Поет, пока не выгнали.
Чужой-то кров — не свой;
Хоть не любо, не весело,
Да свыкнешься с нуждой.
В ночь темную под крылышко
Головку подогнет
И спит себе под гром и стук,
Носком не шевельнет.
(1856)

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*