ТАТ РУС ENG

Киңәш («Ялангач калдыйсәң…»)


Ялангач калдыйсәң син һәр җәһәттән фазлы Тәңридән.
Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән.

 


Калдыйсәң — калдың исә.
Фазлы Тәңридән — Тәңре мәрхәмәтеннән.

(«Киңәш («Ялангач калдыйсәң…»)». — «Яшен»нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Текст «Яшен»нән алынган.
Мыраулый башла бик ямьсез, алып -үрнәк Бәширидән. — 1909 елда «Чүкеч» журналында сәркәтип булып эшләүче шагыйрь, язучы Зариф Бәшири (1888-1962) бу журнал битләрендә Тукай шәхесенә тигән, аның иҗатын кимсеткән язмаларын бастырган. Әлеге шигырь юллары аңа ишарә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*