ТАТ РУС ENG

Кошларга

   
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

 

(«Кошларга». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь А.Н.Плещеевның «Напрасно, птички…» исемле шигыреннән иҗади файдаланып язылган. Шигырьнең тексты түбәндәгечә:
Напрасно, птички, вас мое
Присутствие тревожит:
Спокойно пойте все, что Бог
Вам на сердце положит.
Я не поставлю западни
Вам ни в саду, ни в поле,
И сам я знаю хорошо,
Что значит жить на воле.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*