ТАТ РУС ENG

Күңел йолдызы

Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан —
Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер.


Габдулла Җәүдәт

 

Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне;
Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.

Минем гомрем караңгы төн — кояшым һәм аем тугъмас;
Шуңар да шөкер итәм мин: бу төнем йолдызлы, йолдызлы.

Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.

Вә ләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?

Күзеннән канлы яшь түксен иде барча шәятыйным,
Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!

Минем күңлем мөкәүкәбтер өмид, хәсрәт, тәәссерлә;
Зарар юк, барча кодсиятебез дә айлы, йолдызлы!

 

Озаттылар — озайттылар, суздылар.
Шәятыйн — шайтаннар.
Йа раб — и Алла.
Мөкәүкәбтер — йолдызланган, нурлангандыр.
Тәәссерлә — тәэсирләнү белән.
Кодсият — пакьлек, изге юл, максат.

(«Күңел йолдызы». «Йолдыз»ның 1909 елгы 29 ноябрь (472 нче) санында басылган, «Күңел җимешләре»нә (1911) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
«Йолдыз»да әсәргә түбәндәге искәрмә бирелгән: «Күптән инде Габдулла Җәүдәтнең шул ике сәтыры күңелемә ошагач, мин дә бер нәрсә язган идем. «Йолдыз»га мөнәсәбәте булганга, шунда дәрҗ иттем».
Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан
Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер. —
Нәфрәтләнү, хәтерләүләр, ачынулар (кызганулар) белән дөньядан үтәчәк юлым яралы (күңел) кавышу һәм аерылулар белән йолдызланган (нурланган).
Габдулла Җәүдәт (1869-1932) — төрек шагыйре, журналисты. Эпиграф итеп китерелгән икеюллыгы «Бер кыйтга» исемле шигыреннән (Фәюзат. 1906. №3.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*