ТАТ РУС ENG

Күрсәтә


Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт күрсәтә,
Яхшыга — рәгъбәт, яман эшләргә нәфрәт күрсәтә.

Тик Ходай хәзер урынны сайлый ул азмак өчен,—
Әһле дөньяга  тышыннан истикамәт күрсәтә.

Әмре Хак корсак белән каршыга каршы килмәсә,
Ул хәзер дингә вә Коръәнгә итагать күрсәтә.

Булса килмәслек үзенә тугъры әйткәннән зарар, –
Ул да чынлыкны сөя, сүздә сәдакать күрсәтә.

Алганы булса берәүдән, ахирәт истән чыга;
Биргәне булса: янарсың, ди, кыямәт күрсәтә.

Бик горурлы ул, сиңа һич ихтыяҗы булмаса;
Бер эше төшсә әгәр, балдай фәсахәт күрсәтә.

Ут кабызмый ул, төтен эчкәндә, иптәштән элек;
Әүвәле аңгар суза — икрам вә хөрмәт күрсәтә.

Дусты өстеннән эчүдә булса сакый ул әгәр,
Тип-тигез салган була, — гүя гадәләт күрсәтә.

Мин арыслан! ди, синең малны тәләф иткәндә ул,
Син аңар калсаң: фәкыйрьмен, ди, җәбанәт күрсәтә.

Чәнчә дә ул күңлеңә явыз лисане хәнҗәрен:
Нигә кәйфең китте, дустым? ди, мәхәббәт күрсәтә.

Тыңласаң тыштан, синең гайбәт аның аузындадыр;
Син килеп керсәң, ачык, мәгъсум кыяфәт күрсәтә.

 

Хасләт — сыйфат.
Рәгъбәт — теләктәшлек.
Әһле дөнья — кешеләр.
Истикамәт — намуслылык, бозык түгеллек.
Әмре Хак — Алла боерыгы.
Итагать — буйсыну.
Сәдакать — турылык.
Фәсахәт — тәмле теллелек.
Икрам — олылау.
Сакый — эчерүче.
Гадәләт — гаделлек.
Тәләф итү — әрәм-шәрәм итү.
Җәбанәт — йомшаклык.
Лисане хәнҗәрен — хәнҗәр кебек үткен телен.
Мәгъсум — гөнаһсыз.

(«Күрсәтә». «Әлислах»ның 1909 елгы 30 апрель (67 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Ахыры бар» дип куелса да, ахыры күренмәде. (Шигырьнең ахыры чыкмый калуга «Әлислах»ның моннан соң бер генә саны һәм аның өч айга якын соңлап дөнья күрүе дә сәбәп булырга мөмкин.) Шигырь «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*