ТАТ РУС ENG

Минһаҗ


Таш ташыйлар. Анда Минһаҗ «Галия» нигзен сала.
Туй ясыйлар. Монда Минһаҗ гаилә нигзен сала.

Салыныр да, төпләнер дә, бик уңайдыр соңгысы;
Шикләнәм мин әллә ник: булмас кеби әүвәлгесе.


Галия — югары  уку йорты.

(«Минһаҗ». — «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Һөҗүвият» дигән гомуми баш астында «Һинди Минһаҗ» исеме белән имзасыз басылган. «Әдәбият»та (1909) «Минһаҗ» дип кенә калдырылган. Текст соңгысыннан алынган.
Шигырь Һинди Минһаҗ дип йөртелгән бер зыялыдан көлеп язылган. Минһаҗетдин Йосыф Кадермәтев (1871-1925) дигән бу кеше, Һиндстанда укып кайтып, Саратов губернасы Хвалын өязендә һинд тибындагы дарелфөнүн (университет) салдырам дип, халыктан акча җыя, ләкин ул мәдрәсәне торгыза алмый. Шул вакыттагы татар матбугатында бу вакыйга сатира объекты булып китә. Мәсәлән, Тукай бу шигырен язганчы ук «Әлислах» газетасында ул хакта байтак материаллар чыга. «…Ачсак, без алай вакны ачмыйбыз — дарелфөнүн, мәдрәсәи галия, дарелфөнүн гали, әл-мәдрәсәт әл-галият фил Хуалин кеби высший школалар гына ачамыз. Руслар бездән гыйбрәт алсыннар!» (
Әлислах. 1907. 10 октябрь.); «…мәдрәсә Хуалин каласында тау башында Иделгә каратып салыначактыр». (Әлислах. 1907. 17 октябрь).

Бу хәл «Яшен»дә түбәндәге рәсем-карикатураны урнаштырырга этәргеч бирә: тау башында шәһәр, уртада ак колонналы мәһабәт бина. Ул бөтен шәһәрне каплап тора. Арттан кара фәсле һинди Минһаҗ башы күренә. Баштан тирә-якка нурлар чәчелгән. Рәсем астына «Хвалынский тавы башында Минһаҗетдин Йосыф тарафыннан салынган УНИВЕРСИТЕТ» дип язылган. (Яшен. 1908. № 1).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*