ТАТ РУС ENG

Муллалар


Йөриләр бу кешеләр сөйрәлеп һәрдәм бәлешләргә;
Теләнми нишләсеннәр: кабилият беткән эшләргә.

Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган:
«Әгузе», дип кенә төшмәс, муенга шәйтан атланган.

Менә шул чаклы ялкау, шундый хәйваннар да рухани!
Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аный!


Кабилият — булдыклылык, сәләт.
Рух — җан.

(«Муллалар («Йөриләр бу кешеләр…»)». — «Яшен»нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән җыентыкларына кертелмәгән. Текст «Яшен»нән алынган.
«Әгузе» — Коръәндә сүрәләр «Бисмиллаһир-рахманир-рахим; әгузе биллаһи минәш-шәйтан ир-раҗим» (Мәрхәмәтле һәм рәхимле Аллаһы исеме белән; ташлар атып куылган шәйтаннан Аллаһыга сыенам) дип башлана. Мөселман кешесе һәр эшне шушы сүзләр белән башларга тиеш. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*