ТАТ РУС ENG

Нумирга төшкән искеләр

Күрерсең син боларның йөргәнен һәрдәм коридорда:
Йөриләр карт кәҗәдәй — үзләрен анлар саный зурга.
Озын күлмәк лыпырдый, чалбары юк һәм изү чишкән…
Сәгатьтән һәм дә ыштаннан да чылбыр салынып төшкән.
Һәрдәм — һәрвакыт.
(«Номерга төшкән искеләр». —  «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында басылган, аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән, «һөҗүвият» дигән гомуми баш астында «Яшен»нең шул ук елгы 9 нчы (21 май санында, рәсем асты буларак, кабатлап имзасыз бирелгән. Рәсемдә: эшләпәле мужик, күкрәгендә чылбыр. Чылбырның бер башы кесәсендә. Ыштаны асылынып төшкән.
Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
Нумир — кунакханәләрдәге бүлмә (номер) күз алдында тотыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*