ТАТ РУС ENG

Пәйгамбәр

(Лермонтовтан үзгәртелгән)
Качан кем сайлады Тәңре мине бу хак пәйгамбәр, дип,
Мине фазленә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип,—
Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да
Сөйләргә башладым хакны кешеләрнең күз алдында.
Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы — күрсәтәм гайбен;
Укыйм ялкынлы аятьләр — карау юк һичберәү кәйфен.
Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә,
Ашамый-эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә.
Җәмигы әкърибам — дустлар, карендәшләр, замандашлар —
Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.
Сөйләнде өстемә күп ифтира, бөһтан, усал телләр;
Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр.
Ходайга кыйлмадым үпкә золымнардан, каһәрләрдән;
Теләнче рәүше берлән мин качып чыктым шәһәрләрдән.
Менә хәзер япа-ялгыз торам бер читтә, сахрада,
Итәм тагать, күзем, күңлем тәмамән гарше әгъляда.
Күз алдымда күрәм мең-мең кадәр яшьрен җиһаннарны,
Күрәм булган, буласы барча яхшы һәм яманнарны.
Күрәм гъаден, сәмуден, бар булып үткән халыкларны,
Күрәм диңгез төбен, уйнап-йөзеп йөргән балыкларны.
Миңа кол анда бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар
Нәбиләргә тимәслекнең мөкаддәс гаһден алганнар.
Догамны тыңлый йолдызлар — кечесе, зурлары бергә,—
Мине тәгъзыймлиләр шатлыклә, уйнап нурлары берлә.
Әгәр кайчакта шау-шулы шәһәрдән аркылы үтсәм,
Янып рухани ут берлә, ашыккан хәлдә юл тотсам,—
Миңа шул хәлдә картлар, бер хәкарәт күзләрен йөртеп,
Үгетлиләр сабыйларны, миңа бармак белән төртеп:
«Караңыз, и сабыйлар! Бу кешене, сезгә гыйбрәт бу;
Арамызда иде күптән түгел моннан элегрәк бу;
Тәкәббер ул: торасы килмәде безнең арамызда.
Сабыйлар! Алыңыз гыйбрәт, бу мискингә караңыз да:
Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән,
Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!
Ышандырмакчы булды ул, җүләр! безне, имеш, Тәңре
Аның аузы белән сөйли, аңар килгән, имеш, әмре!
Имеш тә, безне өндәргә аңар Тәңре үзе кушкан,
Күрәмсез: нинди хур ул, һәм җиһан халкы аңар дошман!»
Фазленә — рәхмәтенә, олылавына.
Җәмигы әкърибам — барлык якыннарым.
Ифтира, бөһтан — яла ягу.
Хәкарәт — хурлау, кимсетү.
Итәм тагать — гыйбадәт кылам.
Тәмамән гарше әгъляда — бөтенләй югары күктә.
Нәби — пәйгамбәр.
Мөкаддәс гаһден — изге вәгъдәсен, антын.
Тәгъзыймләү — олылау, хөрмәтләү.
Шатлыклә — шатлык белән.

(«Пәйгамбәр». «Әлислах»ның 1909 елгы 29 март (65 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
Шигырь башына «Лермонтовтан үзгәртелгән» дип куелган. Әсәр М.Ю.Лермонтовның «Пророк» (1841) исемле шигыреннән файдаланып язылган. Ул шигырь түбәндәгечә:
С тех пор как вечный судия :
Мне дал всеведенье пророка,
В очах людей читаю я
Страницы злобы и порока.
Провозглашать я стал любви
И правды чистые ученья:
В меня все ближние мои
Бросали бешено каменья.
Посыпал пеплом я главу,
Из городов бежал я нищий,
И вот в пустыне я живу,
Как птицы, даром Божьей пищи;
Завет предвечного храня,
Мне тварь покорна там земная;
И звезды слушают меня,
Лучами радостно играя.
Когда же через шумный град;
Я пробираюсь торопливо,
То старцы детям говорят
С улыбкою самолюбивой:
«Смотрите: вот пример для вас!
Он горд был, не ужился с нами:
Глупец, хотел уверить нас,
Что Бог гласит его устами!
Смотрите ж, дети, на него:
Как он угрюм, и худ, и бледен!
Смотрите, как он наг и беден,
Как презирают все его!»
Бу шигыре турында Тукай 1910 елның 4 декабрендә С.Сүнчәләйгә язган хатында: «Менә Сәгыйть Рәмиев — Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнең дә шактый шома чыктылар», — дип, бу ике фактның тәрҗемә сәнгате ноктасыннан татар поэзиясе өчен зур әһәмияте барлыгын искәртеп уза.
Тукайның «Пәйгамбәр» шигыре — Тукай иҗатының рус классикасы башлыча Пушкин һәм Лермонтов поэзиясе белән бәйләнеш нокталарын аеруча көчле чагылдырган тәрҗемәләрнең берсе. Билгеле булганча, Лермонтов «Пәйгамбәр»е дә Пушкинның шул исемдәге әсәреннән үсеп чыга һәм шуны дәвам иттерә. Аның да асыл девизы Пушкин «Пәйгамбәр »енең соңгы дүрт юлында бирелгән чакыруга аваздаш:
Совет әдәбияты. 1960. № 4. 138 б.
Восстань, пророк, и виждь, и внемли,
Исполнись волею моей,
И, обходя моря и земли,
Глаголом жги сердца людей.
Тукай исә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен мөселман халкы тормышына якынайтып тәрҗемә итә, пәйгамбәр образына ислам тарихыннан алынган образ-сурәтләр өсти.
Гъадь — Көньяк Гарәбстанда (Йәмәндә) яшәгән борынгы гарәпләр; исламны кабул итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә аларны давыл (сәмум) белән һәлак иткән, имеш.
Сәмуд — шул ук җирләрдә гъадь халкыннан соң килгән буынның исеме.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*