ТАТ РУС ENG

Шекспирдән («Күрәм кайчакта…»)


Күрәм кайчакта: җанкәмнең яңагына чебен кунган, —
   
Йөри бит шатланып шунда, үзенчә әллә кем булган!

Карыйм да мин, бәхетсез, шул чебеннең бәхтене көнлим:
   
Ходаем, ни сәбәптән булмадым соң шул чебен мин! дим.

 

(«Шекспирдан («Күрәм кайчакта…»)». «Әлислах»ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында «Шекспирдән бер мөфһүм» исеме һәм «Гъ.Т. 26 июнь, 1909 сәнә» датасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*