ТАТ РУС ENG

Таян Аллага


Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!


Гаршенә — югарыга, күккә.

(«Таян Аллага». Беренче тапкыр «Яңа кыйраәт»тә (1909) басылган, 2 нче басмасына (1910) һәм «Балалар күңеле»нә (1909, 1911) «Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә» исеме белән кертелгән. Кулъязмада да «Аллаһы.Тәбарәкә вә Тәгалә» дип исемләнеп, язылу датасы «1909, ноябрь» дип куелган. Икетомлыкның 1 нче томына (1943) «Таян Аллага» исеме белән урнаштырылган.
Текст «Балалар күңеле»ннән (1911) алынган, исеме Икетомлыктан (1943) алып куелган.
Шигырь И.С.Никитинның «Молитва дитя» шигыренә бик охшаш. Ул шигырь түбәндәгечә:
Молись, дитя: сомненья камень
Твоей груди не тяготит;
Твоей молитвы чистый пламень
Святой любовию горит.
Молись, дитя: тебе внимает
Творец бесчисленных миров,
И капли слез твоих считает,
И отвечать тебе готов.
Быть может, ангел, твой хранитель,
Все эти слезы соберет.
И их в надзвездную обитель
К престолу Бога отнесет.
Молись, дитя, мужай с летами!
И дай Бог в пору поздних лет
Такими ж светлыми очами
Тебе глядеть на Божий свет!
Но если жизнь тебя измучит,
И ум, и сердце возмутит,
Но если жизнь роптать научит,
Любовь и веру погасит —
Приникни с жаркими слезами,
Креста подножье обойми:
Ты примиришься с небесами,
С самим собою и с людьми.
И вновь тогда из райской сени
Хранитель — ангел твой сойдет,
И за тебя, склонив колени,
Молитву к Богу вознесет.
(1853)
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*