ТАТ РУС ENG

Теләү бетте

(Пушкиннән мокътәбәс)

Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;
Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.

Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан;
Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан.

Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды;
Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы.

Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да
Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында.

Өмидсезмен:  фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?

Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак, —
«Төшәм» дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак.

 

Мокътәбәс — файдаланып язылган.

Дәкыйка — минут.

(«Теләү бетте». «Йолдыз»ның 1909 елгы 20 декабрь (481 нче) санында басылган. «17 декабрь, 1909 сәнә» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Әсәр А.С.Пушкинның «Я пережил свои желанья…» (1821) дип башланган шигырен иҗади файдаланып язылган. Пушкин шигыре:
Я пережил свои желанья,
Я разлюбил свои мечты;
Остались мне одни страданья,
Плоды сердечной пустоты.
Под бурями судьбы жестокой.
Увял цветущий мой венец —
Живу печальный, одинокий,
И жду: придет ли мой конец?
Так, поздним хладом пораженный,
Так бури слышен зимний свист,
Один — на ветке обнаженной
Трепещет запоздалый лист!..
Тукай, рус классикларының гадилек, кыскалык алымнары кулланып язган шигырьләрен тәрҗемә иткәндә һәм файдаланып язганда, фикерне татар укучысына аңлаешлы итеп ачарга омтылган, татар халык телендәге канатлы сүзләр, фразеологик әйтемнәр, мәкальләр кулланган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*