-
- Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә;
- Уйлыймын: «Шелтә кыйлырга әллә вөҗданым килә?»
-
- Аптырыйм: юк изге эш ятканда да, торганда да;
- Эш кушарга каршыма һәр дәмдә шайтаным килә.
-
- Нәрсә күрдем бу җиһанда, ни бетердем? Уйласам:
- Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә.
-
- Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
- Бер мәләктән яки шәйтаннанмы илһамым килә?
-
- Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук аурыйм бугай:
- Бер-бер атлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә.
-
- Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа;
- Бер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә.
-
- Һәр каралткан кәгаземдә санки багъ, бостан була;
- Һәр хәрефтән каршыма вилдан вә гыйльманым килә.
-
- Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда:
- Фикремә юк-бар белән исмемне игъланым килә.
-
- Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин;
- Һәр заман күз алдыма кимлек вә ноксаным килә.
-
- Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм,—
- Әллә кайдан шунда икъбаль атлы чулпаным килә.
-
- Ялтырый ул күкләремдә, күп өмидләр арттыра:
- Күз яшем сөртергә гүя назлы җананым килә.
-
- Тәрәддөд вә шөбһә — икеләнү һәм шикләнү.
- Һәр дәмдә — һәр сулуда, һәр мәлдә.
- Мәләк — фәрештә.
- Диван — шигырьләр җыентыгы.
- Дүзәх — тәмуг.
- Ризван — җәннәт сакчысы.
- Санки — әйтерсең лә, гүя.
- Багъ, бостан — бакча.
- Ноксан — җитешсезлек, кимчелек.
- Икъбал — якты киләчәк.
- Жанан — сөекле, сөйгән кыз.
- («Тәрәддед вә шөбһә». «Әлислах»ның 1909 елгы 18 февраль (61 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. «Әлислах»та һәм «3 нче дәфтөр»дө икенче юл — «Шикләнәм…», 19 нчы юл «Бер заманнар…» дип башлана.
Текст «Әдөбият»тан (1909) алынган.
Ризван — Коръәндә искә алынган оҗмах сакчысы.
Вилдан вә гыйльманым — Коръәндә искә алынган оҗмахтагы хезмәтче егетләр.(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
|