ТАТ РУС ENG

Тәрәддөд вә шөбһә

Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә;
Уйлыймын: «Шелтә кыйлырга әллә вөҗданым килә?»
Аптырыйм: юк изге эш ятканда да, торганда да;
Эш кушарга каршыма һәр дәмдә шайтаным килә.
Нәрсә күрдем бу җиһанда, ни бетердем? Уйласам:
Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә.
Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
Бер мәләктән яки шәйтаннанмы илһамым килә?
Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук аурыйм бугай:
Бер-бер атлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә.
Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа;
Бер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә.
Һәр каралткан кәгаземдә санки багъ, бостан була;
Һәр хәрефтән каршыма вилдан вә гыйльманым килә.
Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда:
Фикремә юк-бар белән исмемне игъланым килә.
Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин;
Һәр заман күз алдыма кимлек вә ноксаным килә.
Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм,—
Әллә кайдан шунда икъбаль атлы чулпаным килә.
Ялтырый ул күкләремдә, күп өмидләр арттыра:
Күз яшем сөртергә гүя назлы җананым килә.

 

Тәрәддөд вә шөбһә — икеләнү һәм шикләнү.
Һәр дәмдә — һәр сулуда, һәр мәлдә.
Мәләк — фәрештә.
Диван — шигырьләр җыентыгы.
Дүзәх — тәмуг.
Ризван — җәннәт сакчысы.
Санки — әйтерсең лә, гүя.
Багъ, бостан — бакча.
Ноксан — җитешсезлек, кимчелек.
Икъбал — якты киләчәк.
Жанан — сөекле, сөйгән кыз.

(«Тәрәддед вә шөбһә». «Әлислах»ның 1909 елгы 18 февраль (61 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. «Әлислах»та һәм «3 нче дәфтөр»дө икенче юл — «Шикләнәм…», 19 нчы юл «Бер заманнар…» дип башлана.
Текст «Әдөбият»тан (1909) алынган.
Ризван — Коръәндә искә алынган оҗмах сакчысы.
Вилдан вә гыйльманым — Коръәндә искә алынган оҗмахтагы хезмәтче егетләр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*