ТАТ РУС ENG

Төрекчәдән («Сөйгәнеңне мин кочам дип…»)


Сөйгәнеңне мин кочам, дип, дошманым көлгән була;
   
Белми: җанаш кайгысы һәр кич кочагымда куна.

 

(«Төрекчәдән («Сөйгәнеңне мин кочам…»)». — «Әлислах»ның 1909 елгы 21 июль (68 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Икенче юлдагы «җанаш» сүзе «Әлислах»та «җанкәй» дип бирелгән. Текст «Әдәбият»тан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

Комментарий язарга


*