ТАТ РУС ENG

Туган авыл


Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

(«Туган авыл». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
…мин шунда туган… — бу шигырь Тукайның туган авылына (хәзерге Арча районы Кушлавыч авылы) багышлап язылган. Чыннан да, авыл калку урынга салынган, ерак түгел чишмәсе дә бар.
…рәсүлемез Мөхәммәдне. — Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр (570 ел тирәсендә туган — 632 елда үлгән).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*