ТАТ РУС ENG

Уянмас йокы

                    
Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем:
— Әнкәем, бу кем? — диеп сорды, кочаклап әнкәсен.

Әнкәсе бирде җавап: — Әүвәлге угълым бу минем,
Дөньяда юк ул хәзердә — бер туган абзаң синең.

— Әнкәй, әнкәй! Нишләгән ул, кайда соң ул? Әйтсәнә!

Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана!

— Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган;
Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган.

— Ә, алайса, син агамны, бар, уят, торсын, әни;
Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни!

— Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗал,
Ул уянмас бер йокыдыр, аһ, аның исеме — әҗәл!


Сорды — сорады.
Вөҗүден — гәүдәсен.  
Мәҗал — чара, көч.

(«Уянмас йокы». — «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 28» дип бирелгән. Текст «Балалар күңеле»ннән алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

 

Комментарий язарга


*