ТАТ РУС ENG

Васыятем

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!

Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.
Әһле тәкфир — кяфер, динсез дип әйтүчеләр.
Нә рәсмә — ничек.
Садремә — күкрәгемә (күңелемә).

(«Васыятем». «Әлислах»ның 1909 елгы 10 февраль (60 нчы) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Икетомлыкның 1 нче томында (1943) чыккан. Текст «Әдәбият»тан алынган. Шигырь 1909 елның гыйнвар ахырында Тукайның «Актык сүзләр» дигән фельетоны белән бер үк вакытта язылган; аларның матбугатта чыгу аралары ун көн генә. Соңгы дүрт юлы, эпиграф рәвешендә, М.Бигиев язган «Рәхмәте илаһия гомумияте хакында борһаннары» исемле мәкалә алдыннан да бирелгән** (** Шура. 1910. № 1. 11 б.).
Тукай үлгәч, «Васыятем»шигыренең баштагы ике юлы шагыйрьнең үз васыяте буенча табуты өстенә ак ефәк тасмага язып эленә.
Әлеге шигырь кулъязмасының фотокүчермәсе бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (9 ф., 1 тасв., 9 эш).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

«Васыятем» шигыре кулъязмасының фотокүчермәсе.

Комментарий язарга


*