ТАТ РУС ENG

Вөҗдан зарары

(«Будильник»тән)


Җиңел йөзмәк бу тормыш диңгезендә,
Хәвеф юк җиллесендә, җилсезендә.

Вәләкин йөкләмә аркаңда вөҗдан,
Авыр ул бу йөзүдә кургашындан.

Батарсың син, сине ул төпкә тартыр;
Бу чын сүз: тыңладисәң, фәһмең артыр.



Тыңладисәң — тыңладың исә.

Фәһмең — белемең, аңың.

(«Вөҗдан зарары». – «Яшен»нең 1909 елгы 9 нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. «»Будильник»тән» дип куелган.
Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
«Будильник» — 1865-1871 елларда — Петербургта, 1878-1917 елларда Мәскәүдә чыккан атналык сатирик журнал.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*