ТАТ РУС ENG

Ачы тәҗрибә авазы


Сөям кайчакта бер-бер иптәшемне,
Аңар мин күрсәтәм күздә яшемне.

Кыйлам изһар аңар кайгы, моңымны,
Сөйлим бер-бер барымны һәм югымны.

Күренә ул мәхәббәтле күземә,
Куяр төсле бәһа һәрбер сүземә.

Алалмыйча теким күзне күзенә,
Чыгадыр балкыган нурлар йөзенә.

Килә шунда бер аваз әллә кайдан:
«Ышанма, дөньяда һәркемдә ялган!

Аның тик тышкы ягын син күрәсең,
Мәхәббәтле әһәмият бирәсең.

Тышыннан кызгану күрсәтсә дә ул,
Эчендә нәрсәләр ятканы мәҗһүл.

Әгәр күрсәң аның йөзендә нурны,
Бу нурга мәгънә бир син башка төрле;

Аңар син саф күңел берлән ышандың,
Эчеңдә кайгы, хәсрәттән бушандың.

Бушанды, пакь вә саф күңлең ачылды,
Тирә-якка шуның нуры чәчелде.

Йөзендә күргәнең нур иптәшеңнең
Нурыдыр саф күңел һәм күз яшеңнең.

Кара йөз ул, кара эч ул һаман да,
Мәхәббәт һәм кешелек юктыр анда!»

Менә шул чак тәмам мин аптырыйм да,
Аваз килгән тарафка бер карыйм да:

«Аваз! — дим, — иштеләсең, әйтче, кайдан?
Фәрештә кычкырамы яки шәйтан?!»

Җавабында аваз: «Син рәнҗемә, — ди, — 
Минем исмем — ачы, карт тәҗрибә», — ди.


Кыйлам изһар — ачып бирәм.
Мәҗһүл — билгеле түгел.

(«Ачы тәҗрибә авазы». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 21 апрель (530 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Шигырь басылып 4 көн үткәннән соң, «Йолдыз»ның 25 апрель санында төзәтү (тәсхих) бирелә: «Ачы тәҗрибә авазы» сәрләүхәле шигырьнең 2 нче сәтырында «яшме» сүзен «яшемне» дип һәм 25 нче сәтырында «Менә шул чак тәмам аптырыйм да» җөмләсен «Менә шул чак тәмам мин аптырыйм да» дип укырга тиеш», — диелә. Моннан соң булган басмаларда шушы төзәтелгән текст варианты кулланылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

Тормышта кешегә ышану-ышанмау, икейөзлелек мотивы төрки-татар әдәбиятында элек-электән үк чагылдырылып килә. Шагыйрь шушы традицион мотивны үзенчә эшкәртә, буыннар яшәешендә сыналган «ачы тәҗрибә авазы» рәвешендә тәкъдим итә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*