ТАТ РУС ENG

Актык тамчы яшь


Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю,
Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!

Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире,
Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию.

Инде күңлем кисәсеннән яшьне түкмәккә җитә
Уйлаган вакътымда аңсыздан килеп тә «һай!» дию.

Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, — хафа юк үлсә дә, —
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю?

Сабритилмас — сабыр итә алмас.

(«Актык тамчы яшь». «Вакыт»ның 1910 елгы 22 сентябрь (671 нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

«Күңел җимешләре» китабының наширләре «Актык тамчы яшь» шигырен ихлассыз чыккан дип язалар.

 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*