Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.
Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,
Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.
Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, — ди, —
Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.
Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:
Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.
Гали — бөек.
(«Баскыч». «Йолдыз»ның 1910 елгы 22 август (578 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән, «Русчадан» дип басылган. Әмма ялгышлык белән әсәрнең 4 нче юлы төшеп калган була һәм Тукай газетаның 26 август (579 нчы) санында төзәтмә бирә.
Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Бу шигырь А.Е.Измайловның (1779-1831) «Лестница» исемле шигыреннән файдаланып язылган. Ул шигырьнең тексты:
Стояла лестница однажды у стены.
Хотя ступени все между собой равны,
Ну верхняя ступень пред нижним гордилась.
Шел мимо человек: на лестницу взглянул,
Схватил ее, перевернул, —
И верхняя ступень внизу уж очутилась.
Так человек иной на вышке стоит,
Гордится, и гяядишь, как раз на низ слетишь!
Возьмем в пример Наполеона:
Как Сатана с небес, так он слетел со трона.
А.Е.Измайлов үзе бу әсәрне француз теленнән тәрҗемә иткән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).