ТАТ РУС ENG

Баскыч

               
Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.

Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,
Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.

Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, — ди, —
Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.

Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:
Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.

Гали — бөек.

(«Баскыч».  «Йолдыз»ның 1910 елгы 22 август (578 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән, «Русчадан» дип басылган. Әмма ялгышлык белән әсәрнең 4 нче юлы төшеп калган була һәм Тукай газетаның 26 август (579 нчы) санында төзәтмә бирә.

Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

Бу шигырь А.Е.Измайловның (1779-1831) «Лестница» исемле шигыреннән файдаланып язылган. Ул шигырьнең тексты:

Стояла лестница однажды у стены.

Хотя ступени все между собой равны,

Ну верхняя ступень пред нижним гордилась.

Шел мимо человек: на лестницу взглянул,

Схватил ее, перевернул, —

И верхняя ступень внизу уж очутилась.

Так человек иной на вышке стоит,

Гордится, и гяядишь, как раз на низ слетишь!

Возьмем в пример Наполеона:

Как Сатана с небес, так он слетел со трона.

А.Е.Измайлов үзе бу әсәрне француз теленнән тәрҗемә иткән. 

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*