ТАТ РУС ENG

Безнең гаилә


Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.


Безнеңлә — безнең белән.

(«Безнең гаилә». —  «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*