ТАТ РУС ENG

Бичара Куян


— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасың, нинди хәсрәт, кайгыдан?

— И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.

Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

Күп тә үтми куйды дөнья Әнкәсе;
Тулды күңлем, ничек итеп әйтәсе:

Килде дә бер явыз Аучы Эт белән,
Атты үлтерде аны мылтык белән.

Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.

(«Бичара Куян». —«Күңелле сәхифәләр»дө (1910) басылып, 1909 елда язылганлыгы искөртелгән. Текст шуннан алынган. Шигырь 1909 елда язылган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*