ТАТ РУС ENG

Фатыйма белән Сандугач

Фатыйма:
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач:
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

Һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.

Фатыйма:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Мәхбүслек — тоткынлык.

(«Фатыйма белән Сандугач». – «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь рус шагыйре Н.Г.Цыгановның «Соловушко» («Что ты, соловьюшко…») (1832) әсәреннән файдаланып язылган.

Кыйл миңа изге дога. — Татарларның борынгы ышанулары буенча, имеш, күктә сайраган тургай (шулай ук бүтән кошлар да) изгелек эшләгән кешегә дога (яхшы теләк) укый. Бу урында Тукай шуны истә тота. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*