ТАТ РУС ENG

Гали белән Кәҗә


Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

 

(«Гали белән Кәҗә». —  «Күңелле сәхифөләр»дә (1910) 3 нче биттә басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*