ТАТ РУС ENG

Граммофонда татар җырлары


Тынычлыкны боза аның әче таушы,    
Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы;
Бер тыңласаң, чинау килә; бер тыңласаң —
Майламаган арба тәгәрмәче таушы!

 

(«Граммофонда татар җырлары». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст «Яшен ташлары»ннан (2) алынганы. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*