ТАТ РУС ENG

Хале хазир


Белми үзсүзле мәрыиз и м л ә т дигән сүз кадрене,
Аңламас беткән сәфил г ы й з з ә т дигән сүз кадрене.
Белми хайваннар да и н с и я т дигән сүз кадрене,
Һәм тупаслар белми ш и г ъ р и я т дигән сүз кадрене.
Белми хикмәтсез кеше х и к м ә т дигән сүз кадрене,
Таш күңелләр аңламас р и к ъ к а т ь дигән сүз кадрене.
Кап-кара кол белми х ө р р и я т дигән сүз кадрене,
Һәм түбән рухлар да — к о д с и я т дигән сүз кадрене.

*

Күрсәтә һәрбер җаһил милләткә золм вә җәбрене,
Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрыне.
Бер генә милли бәхетнең безгә көлгән вакты юк,
Искеләр белми һәнүз м и л л ә т дигән сүз кадрене.

 

 

Хале хазир — хәзерге хәл.
Мәрыйз — авыру.
Имләт — дарула, дәвала.
Сәфил — түбән, явыз (кеше).
Гыйззәт — кадер-хөрмәт, олылык.
Инсият — үзара татулык, бердәмлек.
Хикмәт — акыллылык.
Рикъкать — нечкәлек.
Кодсият — изгелек, пакьлек.
Җаһил — надан.
Садр (садыр) — күкрәк.
Һәнүз — һаман да.

(«Хале хазир». «Йолдыз»ның 1910 елгы 10 июнь (550 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «6 нчы июнь, 1910 сәнә» дип куелган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән.

Текст «Йолдыз»дан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*