ТАТ РУС ENG

Һәр ялтыраган алтын түгел


Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк,
Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп,

Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый,
Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый.

Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына:
Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә.

Ул матур зат юлчылардан сүнми калган ут иде:
Күбәләк булды һәлак шунда кунып — янды, көйде.

 

Һәр ялтыраган алтын түгел». «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) елда басылып, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*