ТАТ РУС ENG

Һәркемнең ашыйсы килә


Урман буйлап Черки очып бара иде,
Бер-бер нәрсә ашарга уйлана иде.    
Шул урындук, гөнаһ шомлыкка, бер Чыпчык
Йөри иде азык эзләп, пыр-пыр очып.

Инде Черки бичараның гомре бетте:
Теге Чыпчык сиздермәстән килде тотты.
Чыпчык күптән ашамаган, бик ач иде,
Черкине ул азык итте — капты йотты.

Шул ук җирдә оча иде бер Ябалак,
Азык-фәлән юкмы диеп карангалап.
Төште аның үткен күзенә бу Чыпчык;
Ул Ябалак бу Чыпчыкка төште очып.

Инде хәзер Чыпчыкның да гомре тәмам:
Үзе хәзер Ябалакка булды тәгам.
Ябалагым бер-ике рәт чукып ертты,
Күз әчкәнчә Чыпчык та бетте, вәссәлам!

Булды пәйда әллә кайдан бер зур Бөркет,
Җил-җил иткән канатларын селкеп-селкеп.
Тотты да ул безнең батыр Ябалакны,  
Тәгамләды чукып-чукып, йолкып-йолкып.

Әллә кайдан шунда килеп чыкты Аучы, —
Урманнардан ул да бер кош-корт эзләүче, —
Аучы килеп якынлашты Бөркет белән,
Атты Бөркеткә тугърылап мылтык белән.

Җәдрә тиде тугъры төзәп аткан җиргә:
Авып төште Бөркет җәдрә берлән бергә.
 


Тәгам — азык.

(«Һәркемнең ашыйсы килә». — «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь 1909 елда язылган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).



 

Комментарий язарга


*