ТАТ РУС ENG

*** («Ике хатын берлә тормыш»)

***

(Ике хатын берлә тормыш) 


Биек тауның башында күренәдер бер авыл;
Хатын өстенә хатын алсаң, менә шулай була ул.

 

(*** («Ике хатын берлә тормыш»)». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 4 нче (1 май) санында рәсем асты рәвешендә имзасыз басылган. Ахырына «Авыл хәбәрләреңдәй» дип куелган. Беренче тапкыр Тукайның икенче Дүрттомлыгының  2 нче томына (1976) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

Рәсемдә татарча җыештырылган бүлмә. Сандык өстенә мендәр өелгән. Стенада Мәккә-Мәдинә сурәте. Ике хатын өстәл кырыенда бер-берсенө артын куеп утырган: әле генә ачуланышканлыклары аңлашыла. Кәҗә сакаллы, кара түбәтәйле ир пары чыгып торган самовар күтәреп килә. «Хатын өстенә хатын алсаң, менә шулай була ул» дигән шигъри юл — шушы манзарага төртеп күрсәтү.

Мәгълүм ки, «Яшен», «Ялт-йолт» журналларында рәсем асларының, барысының да диярлек, темаларын Тукай бирә, рәсем асты текстларын яза. Шигырь Тукайның «Авыл җырлары» стилендә язылган. Теле-стиле Тукайның биш көлтә «Авыл җырлары»ннан аерылгысыз булуы, темасы (Г.Исхакыйның шул елларда сәхнәдә уйналган «Өч хатын берлән тормыш» пьесасына да ишарә бар) бу икеюллыкны аныкы дип расларга нигез бирә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*